Показаны сообщения с ярлыком Татарча. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Татарча. Показать все сообщения

"Марсель Сәлимҗанов – татар милләтенең бәхете"

Марсель Сәлимҗанов хатыны Гөлнар
Алсу Хәсәнова//
журналист, Казан//

“Иҗат кешеләре гаять тә катлаулы, алар турында төрле фикерләр йөри. Гомумән алганда, Марсель Сәлимҗанов – бөек шәхес, татар милләтенең бәхете дип уйлыйм”, – ди Русия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова.

6 май 2013ел: Нәҗибә Ихсанова щепкинчы сабакташлары, башка Камал театрының олы буын артистлары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күреште

Нәҗибә Ихсанова щепкинчы сабакташлары, башка Камал театрының олы буын артистлары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күреште

Бүген Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецов та бар иде. Ветераннарны Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.


6 май 2013 ел: Бүген Казанның Искетатар бистәсе зиратында.

Нәҗибә Ихсанова: Тукай кабере янында
Тукай кабере янында
Камал театры труппасы һәм хезмәткәрләре һәр елдагыча үлгән артистларның каберләрен җыештырдылар. 

Рәшит Ваһапов фонды җырчының тууына 105 ел тулу уңаеннан аның кабере янында искә алу чарасы үткәрде.

Нәҗибә Ихсановага бүләк

Камал театырының танылган артискалары Зөлфирә Зарипова белән Фирая Әкбәрова Нәҗибә Ихсановага бүләк иттеп Туфан Миңнуллин сүзләренә язылгын җыр башкардылар. 


Яшьлегемне уйнап бетермәдем

Миләүшә образы белән лирик-романтик героиня буларак ачылдым (с Азгаром Шакировым)
Миләүшә образы 
“Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова актер буларак Туфан Миңнуллин әсәрләре белән танылды. Ире аның өчен махсус әсәрләр язды, ә хатыны уйнады”, – дигән фикер­ләрне еш ишетергә туры ки­лә. Күптән түгел 75 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән Нәҗибә апа белән сөйләшү­не әнә шуннан башлап киттек.

– Бу фикергә әйбәт карыйм, әмма дөресен әйтергә кирәк, Туфан яза башлаганчы, мин артистка буларак танылган идем, – ди Нәҗибә апа. – Без – бер төркем яшьләр Мәскәүдә укып кайттык бит. Миңа Аяз Гый­ләҗев әсәре буенча куелган “Көзге ачы җилләрдә” спек­таклендәге төп героиня – Ган­дәлиф ролен тапшырдылар. Режиссер Габдулла Йосыпов куйган спектакль бик тә уңыш­лы булды. Халык мине нәкъ шушы спектакль аша таный башлады. Ә Туфан бу вакытта яза башламаган иде әле.

Нәҗибә Ихсанова юбилейнан фотолар

2013 ел 7 март Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында шушы сәхнәдә 51 ел хезмәт иткән Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова ЮБИЛЕЙ бәйрәмен каршылады.
Лилия Гаделшина һәм Айзирәк Гәрәева фотолары.

2013 елның 7 мартында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узды





Нәҗибә ханымны республика хөкүмәте җитәкчеләре, татар, башкорт, рус театрлары вәкилләре, якташлары, иҗатташ дуслары тәбрик итте. Татарстан Президенты Указы белән күренекле артистка республика алдындагы казанышлар өчен ордены белән бүләкләнде. Шул ук кичтә театрда тамашачыларга Нәҗибә Ихсанова катнашында драматург Туфан Миңнуллинның "Гөргөри киүяләре" спектакле күрсәтелде.

Тatar-inform.ru: Камалда – Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе

Нәҗибә Ихсанова Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицияләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка

Мatbugat.ru: Камал театрында Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе булачак

7 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була.

Нәҗибә Ихсанова – Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицифләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка. Аның иңат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100дән артык образ бар.

Кamalteatr.ru: 7 мартта Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була

7 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була.

Нәҗибә Ихсанова – Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицифләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка. Аның иңат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100дән артык образ бар.

Хушыгыз (фото)

"Хушыгыз" Туфан Миңнуллин пьесасы

Хушыгыз Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Бу спектакль татар сәхнәсендә зур уңыш казанды. 

1998 елда Камал театры артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Николай Дунаев һәм режиссер Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәй "Хушыгыз" спектакале белән Татарстан Республикасының иң югары бүләгенә - Габдулла Тукая исемендәге премиягә ия булды.

Tamasha.ru: Нәҗибә Ихсанова: “Мин Туфанга үрелеп үстем!”

Кешенең үлгәннән соң ңа яшәвенә һәм мәңгелек мәхәббәткә ышанасызмы? Мин ышанам! Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г. Камалның иң талантлы, иң танылган актрисаларының берсе Нәҗибә ханым Ихсанова янында булып кайткач, моңа тагын бер кат инандым. Аның һәр уе, һәр җөмләсе Туфан абыйга барып тоташа. Күзләрендә хәзер дә җәмәгатенә булган хөрмәт, ярату чагыла. Шулай булгач, Туфан Миңнуллин бу дөньяда юк дип әйтү дә дөрес булмас төсле. Озак еллар буе иренә тугры хатын, халкына фидакарь хезмәт иткән актрисабыз гыйнвар аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

- Нәҗибә ханым, сез кечкенә чагыгызда укытучы булырга хыяллангансыз икән?

Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»

Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»
Нәҗибә Ихсанова
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова белән тамашачы аның туган көнендә Г.Тукайның әдәби музеенда очрашты.
Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», – дип башлады ул сүзен. Гомер буе театрда бәхетле артист, гаиләдә бәхетле хатын булып яшәвен дә яшермәде. Актер фикеренчә, иң зур бәхет: халкың белән бергә аңлашып яшәү. Кечкенә генә авылда туып үскән кызга актерлык һөнәрен сайлауда кем юл күрсәтүе белән тамашачы кызыксынмый калмады, билгеле. 

Нәҗибә ИХСАНОВА - юбилей кичәсе

25 январьда Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага 75 яшь тулды. Аның юбилей кичәсе 7 мартта узачак. Тамашачыларга бу көнне яраткан артисткалары катнашында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле тәкъдим ителә!





ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ

Күеллык иҗади эшчәнлеге, татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Г.Камал исемендәгеТатар дәүләт академия театры драма артисты ИХСАНОВА (МИҢНУЛЛИНА) НӘҖИБӘ ГЫЙМАЙ кызы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»
Нәҗибә Ихсанова
Бу көннәрдә халкыбызның сөекле артисткасы Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен - 75 яшь тулган көнне каршылый. Әлеге интервью берничә ел элек алынган булса да, укучыларыбызга кызыклы булыр дип ышанабыз

- Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә?

- Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, аңлашылмаган бәхәсләрдән Ходай сакласын иде.

- Сез бит әле, коеп куйган артист кына түгел. Ир хатыны да ана да, дәү әни дә. Сәхнә яки гаилә дигән ике яр уртасында калган очраклар булгаладымы?

«Туфан абыйга биргән вәгъдәмне үтәдем»

«Туфанның җаны тыныч. Аның иҗатының дәвамлы булуын исбатлый торган дәлил бу», – «Мизгел» яшьләр халык театры куйган «Саташу» спектаклен тамаша кылганнан соң, Нәҗибә ханым Ихсанова әсәрнең авторы исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.