Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»
Нәҗибә Ихсанова
Бу көннәрдә халкыбызның сөекле артисткасы Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен - 75 яшь тулган көнне каршылый. Әлеге интервью берничә ел элек алынган булса да, укучыларыбызга кызыклы булыр дип ышанабыз

- Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә?

- Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, аңлашылмаган бәхәсләрдән Ходай сакласын иде.

- Сез бит әле, коеп куйган артист кына түгел. Ир хатыны да ана да, дәү әни дә. Сәхнә яки гаилә дигән ике яр уртасында калган очраклар булгаладымы?

- Булып алды, мондый очраклар. Әнкәебез бик каты авырды. Аны карау, янында тору кирәк иде. Шуннан мин баш режиссер Марсель Хәкимович Сәлимҗановка бардым да: «Мине театрдан бушатып торсагызчы. Ләкин аннары кире кайтарырлык итсәгез иде, әнкәем авырый, аны Казанга алып килеп тәрбиялисем килә»,- дидем. Ул миңа берничек тә каршы килмәде. «Ярар, борчылма, кара әниеңне»,- диде. Менә аның кешелеклеге. Урыны оҗмахта булсын. Ләкин минем туганнарым бик күп, үзебез карыйбыз дип, әнине Казанга җибәрмәделәр. Тормышымда шундый вакыт булып алды.

- Гаиләдә икегез дә күренекле кешеләр. Байтак еллар уртак тел табып яшәүнең серен нидән күрәсез?

- Без беркайчан да әйбәт булыйк, үрнәк булыйк әле, дип уйламадык. Тормыш катлаулы, кытыршылыклар бик күп булды. Вакытында дәшми калырга, хатын-кызга бигрәктә сабыр булырга кирәк. Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Янәшәмдә торган ирең ышанычлы булса, аның белән яшәү рәвешен аңласаң, түзәрлегең булса - түзәргә кирәк. Менә мин үзем дә никадәр кызу кеше булсам да, сабыр итәм. Безгә гомумән татар хатын-кызларына, сабырлык-түземлек хас. Һәм шул күркәм гадәтебез күп гаиләләрне саклап та калган. Әдәплелек, тотрыклылык — менә боларның барысын да гаиләдә булдырырга кирәк. Аннан соң балаларга да күчә бит ул. Үзебезнең татар кызларына уйлап, уйлап һәм тагын бер кат уйлап сабырлык белән гамәл кылырга киңәш итәр идем. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит.

- Нәҗибә апа, гадәттә алма агачыннан ерак төшми диләр. Сезнең «алма» сәхнәгә таба тәгәрәмәгән. Моның сәбәпчесе әллә үзегезме?

- Әйе, монда минем өлеш тә бар. Чөнки мин үзем җиңел генә театрга кереп киттем дип әйтә алмыйм. Хәер, укып бетереп кайткач, мине тамашачы шунда ук күтәреп алды. Ләкин эшли-эшли төрле каршылыклар чыга. Мисал өчен бер генә сүз әйтәм, яшәү авыр булды, өскә-башка юк иде. Әти-әни киендереп тора торган кешеләр түгел без. Үзебез эзләп табарга тиеш идек. Бервакыт репетициягә, Туфан үзенә алган зәңгәрсу трикотаж ирләр кофтасы киеп килдем дә, миңа Хәлил Әбҗәлилов: «Нәҗибә, син менә шулай йөр. Сиңа шулай матур булып йөрү килешә, искиткеч матур бит син», - диде. Шунда шаккаттым... Көзгегә караган юк. Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың. Кулда бала, өскә-башка юк. Режиссер булган кеше бөтен ягын күргәндер инде. Биш ел Мәскәүдә укып кайттык. Чын мәгънәсендә хәерчелек иде. Хәзер кешегә сөйләсәм, аны аңлаучы юк. Замандашларым аңласа гына. Үземнең хыялым укытучы булу иде. Математиканы, немец телен, химия фәннәрен яраттым. Бала дәресләрен әзерләгәндә, караштырырга тырыша идем. Рус телен әзерләгәндә: «Әни, син деревенский укыган, мин московский укыйм», - дия торган иде. Миннән ярдәм сорамый. Шулай бервакыт 4 сыйныфта укыганда математикадан чирегенә «3» ле чыгарганнар. Башлангычтагы укытучысы Мария Семенова елап диярлек өйгә килде. «Сезнең җаныгыз юкмы әллә? 3 ел балагызны укыттым, мәктәпкә килеп караганыгыз да булмады»,- ди. Кайда мәктәптә бала карап йөрисең? Вакыт юк бит. Көнгә ике тапкыр театрга чабарга кирәк, гастрольләргә китәбез. Үз тырышлыгы белән мәктәптән алтын медаль алып чыкты. Минем сүземне тыңлап укытучы булды. Тик менә хәзер журналистикага кереп китте.

- Иҗатыгызга килгәндә, Сез характерлы образлар тудырган артист...

- Характерлы образларга мине Марсель Хәкимович килгәч күчтем. Героинялар булып, җырлы рольләр уйный башлаган идем. Иҗатымның бу өлеше өзелеп калды. Бу скрипканың бер кылы өзелүе күк булды. Кыл өзелгәч, скрипка уйнамый бит инде. Марсель Хәкимович мине олы яшьтәге рольләргә күчерә башлады. Өлкән артистлар белән үзе теләгәнчә эшли алмый иде. Олыгайгач буыннар каткан кебек, олы кешене әвәләргә авыр иде аңа. Шуңа күрә, ул мине үзенчә «кулланды». Ләкин Празат абый мин теләгән рольләрне биреп барды

- Һәрбер артистның хыялланган роле була. Ә сез, эх менә бу образны эшләр идем дип нинди роль турында хыялландыгыз?

- Авылда безгә режиссер да кирәкми иде. Егерме йортлы авылда без «Галиябану»ны куя идек. Галиябану күңелдә калган инде. Шуны уйныйсы килеп калды. Минем тирәмдә нечкә, әче тавышлы җырчылар күп иде. Мин калкып китә алмадым. Басынкылык, авыл тәрбиясе комачаулагандыр. Үзем дә әрсез була белмәгәнмекн. Галиябану хыялымда гына калганына өзгәләнгәнемне Туфан, янәшәмдә яшәгәч аңлагандыр, күрәсең. Шуңа да, «Галиябану сылуым, иркәм»не язгандыр, дип уйлыйм. Бу спектакльдә Галиябану булып 70 яшькә җиткәндә сәхнәгә чыгып карадым. Ул инде Галиябану булып уйнау булмаса да, горурланып әйтә алам — сәхнәдән җырын җырладым, теләгемә ирештем.

- Сез тудырган образлар, барсы да халыкчан. Шуңадырмы, һәрберсе истә саклана. «Гөргери кияүләре»ндә Әүдәки ролен уйнавыгызны тамаша кылганда, Нәҗибә Ихсанова әллә чыннан да керәшен карчыгы инде дип куясың. Бер авазны да бутамыйча эшләп чыгасыз. Монда режиссерның гына тырышлыг түгел икәнлеге көн кебек ачык. Сез ничек шулай Әүдәки булып бетәсез соң?

- Спектакль барышында шундый итеп азартка кереп китәм. Үз-үземә хәтта әйтеп куям: тукта, әзрәк туктап тор. Мавыгып уйныйм. Образдан чыгып торсаң, кире керә алмас идем. Һәм чыккан кешеләр керә дә алмыйлар. Сәхнәдә мин Нәҗибә түгел, анда минем образым. Әгәр дә миңа реплика бирмиләр икән, тирә-юньгә карап алам тиз генә. Партнерымның репликасын таптап китимме, әллә көтимме? Ә бит сәхнәдә пауза ясарга ярамый. Әллә аның репликасын да әйтеп үземнеке белән ялгап китимме? Мәскәүдә шундый вакыйга булды. «Дивана» спектаклендә Ринат репликасын төшереп калдырды. Анда болай да безнең ике-өч җөмлә генә. Шул вакыт Искәндәргә карап алдым. Ул бик тәвәккәл, яшь кеше. Күзләре белән миңа: «Әйдә Нәҗибә апа, алып китегез», - дип ризалык бирде. Мин, син шулай әйтә идең, дип аның сүзләре белән үземнекен дәвам итәм. Реплика төшеп калса, дөрес булмый. Сәхнәдән бу бигрәк тә сизелә.

- Театрда көнләшү дигән төшенчә, аеруча үзен сиздерә. Әлбәттә, Сезнең уңышларга, Сезнең гаилә бәхетенә көнләшеп караучылар да булмаган түгелдер. Мондый очракларда каян сабырлык ала идегез?

- Андый кешеләрне беләм. Исемнәрен генә атап әйтмим. Бу очракта мин гаҗәпләнәм. Үзебез белән тормыш юлы узган, бергә укыган кешеләр дә шулай уйлый әле. Алар бит белә безнең Туфан белән ничек тормыш башлап җибәргәнебезне. Ул бит әле драматург Туфан Миңнуллин түгел иде. Пәйгамбәр булып минем яныма килеп басмады. Тормышның төбеннән күтәрелдек. Менә шуларны онытып, Туфан күктән төшкән дә, мине күтәреп йөртә, дип уйлыйлар. Мин һәрвакыт үз хезмәтем белән яшәдем. Тирем чыкмаса, мин сәхнәгә чыкмыйм, чыга да алмыйм. Көнләшүчеләр белән бәрелешмәдем дә, аларга сүз дә әйтмәдем. Күзләренә генә карадым. Туфан үз тырышлыгы, таланты белән бәреп чыкты. Шуның белән генә халык мәхәббәте яулады.

- Ирнең дәрәҗәгә ирешүендә хатынның да роле бар бит инде...

- Беләсезме, мин беркайчан да Туфанга тимәдем. Ул миңа гастрольләргә чыгып китәсең дип бәйләнмәде, үпкә белдермәде. Ул бер якка, мин икенче якка чыгып китә идек. Төрле сүзләр дә әйтә иделәр. Күңелгә, Аллаһның рәхмәте, бернинди шикләнү кермәде. Каләме кулыннан төшмәсен иде дип теләдем. Аның язганын укыган вакытта ук белдем. Туфан дөрес юлда икәнен белгәч, җиңелрәк. Күңелне тырнап торган чаклар булгалап ала инде. Ләкин барыбер Туфанга тимәдем, язсын гына, дөрес юлдан тайпылмасын дип Ходайдан ялвара идем. Безне Ходай ташламады.

Безнең халыкта җиңел җүләр үзен мактар, урта җүләр атын мактар, шыр җүләр хатынын мактар, ди. Бу ир кешеләргә карата әйтелгән. Ә менә хатын-кыз үзенең ире белән горурланып, кеше арасында аның абруен күтәреп сөйли икән, бу зирәк хатыннарның гамәленнән булыр. Бөек драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның хатыны буларак аңа яхшы тәрбия күрсәткән, аның белән илһамчысы булып торучы Нәҗибә Ихсанова, күрүебезчә, беренче Аллаһы Тәгалә, икенче ир дигән язылмаган канунга, татарча яшәү рәвешенә гомер бакый тугырыклы.
Автор:
Мөршидә Кыямова

Комментариев нет:

Отправить комментарий