Показаны сообщения с ярлыком Мәкаләләр. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Мәкаләләр. Показать все сообщения
Яшьлегемне уйнап бетермәдем
![]() |
Миләүшә образы |
“Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова актер буларак Туфан Миңнуллин әсәрләре белән танылды. Ире аның өчен махсус әсәрләр язды, ә хатыны уйнады”, – дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Күптән түгел 75 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән Нәҗибә апа белән сөйләшүне әнә шуннан башлап киттек.
– Бу фикергә әйбәт карыйм, әмма дөресен әйтергә кирәк, Туфан яза башлаганчы, мин артистка буларак танылган идем, – ди Нәҗибә апа. – Без – бер төркем яшьләр Мәскәүдә укып кайттык бит. Миңа Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Көзге ачы җилләрдә” спектаклендәге төп героиня – Гандәлиф ролен тапшырдылар. Режиссер Габдулла Йосыпов куйган спектакль бик тә уңышлы булды. Халык мине нәкъ шушы спектакль аша таный башлады. Ә Туфан бу вакытта яза башламаган иде әле.
Tamasha.ru: Нәҗибә Ихсанова: “Мин Туфанга үрелеп үстем!”
Кешенең үлгәннән соң ңа яшәвенә һәм мәңгелек мәхәббәткә ышанасызмы? Мин ышанам! Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г. Камалның иң талантлы, иң танылган актрисаларының берсе Нәҗибә ханым Ихсанова янында булып кайткач, моңа тагын бер кат инандым. Аның һәр уе, һәр җөмләсе Туфан абыйга барып тоташа. Күзләрендә хәзер дә җәмәгатенә булган хөрмәт, ярату чагыла. Шулай булгач, Туфан Миңнуллин бу дөньяда юк дип әйтү дә дөрес булмас төсле. Озак еллар буе иренә тугры хатын, халкына фидакарь хезмәт иткән актрисабыз гыйнвар аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Нәҗибә ханым, сез кечкенә чагыгызда укытучы булырга хыяллангансыз икән?
Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»
![]() |
Нәҗибә Ихсанова |
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова белән тамашачы аның туган көнендә Г.Тукайның әдәби музеенда очрашты.
Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», – дип башлады ул сүзен. Гомер буе театрда бәхетле артист, гаиләдә бәхетле хатын булып яшәвен дә яшермәде. Актер фикеренчә, иң зур бәхет: халкың белән бергә аңлашып яшәү. Кечкенә генә авылда туып үскән кызга актерлык һөнәрен сайлауда кем юл күрсәтүе белән тамашачы кызыксынмый калмады, билгеле.
Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», – дип башлады ул сүзен. Гомер буе театрда бәхетле артист, гаиләдә бәхетле хатын булып яшәвен дә яшермәде. Актер фикеренчә, иң зур бәхет: халкың белән бергә аңлашып яшәү. Кечкенә генә авылда туып үскән кызга актерлык һөнәрен сайлауда кем юл күрсәтүе белән тамашачы кызыксынмый калмады, билгеле.
Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»
![]() |
Нәҗибә Ихсанова |
Бу көннәрдә халкыбызның сөекле артисткасы Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен - 75 яшь тулган көнне каршылый. Әлеге интервью берничә ел элек алынган булса да, укучыларыбызга кызыклы булыр дип ышанабыз
- Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә?
- Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, аңлашылмаган бәхәсләрдән Ходай сакласын иде.
- Сез бит әле, коеп куйган артист кына түгел. Ир хатыны да ана да, дәү әни дә. Сәхнә яки гаилә дигән ике яр уртасында калган очраклар булгаладымы?
Подписаться на:
Сообщения (Atom)