2013 елның 7 мартында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узды





Нәҗибә ханымны республика хөкүмәте җитәкчеләре, татар, башкорт, рус театрлары вәкилләре, якташлары, иҗатташ дуслары тәбрик итте. Татарстан Президенты Указы белән күренекле артистка республика алдындагы казанышлар өчен ордены белән бүләкләнде. Шул ук кичтә театрда тамашачыларга Нәҗибә Ихсанова катнашында драматург Туфан Миңнуллинның "Гөргөри киүяләре" спектакле күрсәтелде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий