Яшьлегемне уйнап бетермәдем

Миләүшә образы белән лирик-романтик героиня буларак ачылдым (с Азгаром Шакировым)
Миләүшә образы 
“Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова актер буларак Туфан Миңнуллин әсәрләре белән танылды. Ире аның өчен махсус әсәрләр язды, ә хатыны уйнады”, – дигән фикер­ләрне еш ишетергә туры ки­лә. Күптән түгел 75 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән Нәҗибә апа белән сөйләшү­не әнә шуннан башлап киттек.

– Бу фикергә әйбәт карыйм, әмма дөресен әйтергә кирәк, Туфан яза башлаганчы, мин артистка буларак танылган идем, – ди Нәҗибә апа. – Без – бер төркем яшьләр Мәскәүдә укып кайттык бит. Миңа Аяз Гый­ләҗев әсәре буенча куелган “Көзге ачы җилләрдә” спек­таклендәге төп героиня – Ган­дәлиф ролен тапшырдылар. Режиссер Габдулла Йосыпов куйган спектакль бик тә уңыш­лы булды. Халык мине нәкъ шушы спектакль аша таный башлады. Ә Туфан бу вакытта яза башламаган иде әле.

Аннан соң “Чаткылар”да, “Кыю кызлар”, “Әни килде”, “Наз­лы кияү”, “Амери­кан”, “Зәң­гәр шәл”, “Ай тотылган төндә” һәм тагын бик күп спек­такльләрдә уйный әле Нәҗибә апа. Иҗатташ дусты, танылган артист Ринат Таҗет­динов Камал театрында булып узган юбилей кичәсендә: “Нә­җибәне Туфан аркасында танылды дип әйтүчеләр бик нык ялгыша. Ул – үзе бөек шәхес, драматург ире язганчы ук инде танылган иде”, – дип чыгыш ясады.

Туфан Миңнуллин әсәрлә­рен­дәге төрле пландагы геройларны уйнап, тагын да югарырак күтәрелде ул. Менә монысы – хак. “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җир­дә”, “Хушыгыз” спектакль­лә­рендәге Миләүшә образын гына карагыз сез! Моңа кадәр пьесаларда авыл баласының бөтен холык-фигылен үзендә туплаган җир кызын уйнаган Нәҗи­бә Ихсанова әлеге спек­такльдә ли­рик-романтик героиня буларак ачыла. “Бу өч әсәр дә Туфан белән минем гомер һәм иҗат җырыбыз булды, – ди артистка. – Икебез өчен язылган кебек”.

Нәҗибә апа ире пьеса язганда ук аның эш өстәленә килеп: “Миңа роль бармы?” – дип кысылып алырга ярата торган булган. “Шуңа күрә өйдә язмый иде, – дип искә алды Нәҗибә апа. – Спектакльләрендә уйнасам да, бер генә ролемә дә хилафлык китермәдем. Бергә укыганлыктан, ул мине әсәр­ләрендә күрә, артистлык мөм­кинлегемә, сәләтемә ышана иде”. Шулай булмаса, Туфан ага иҗат иткән, ә Нәҗибә апа уйнаган рольләр озын гомерле дә булмаслар иде. “Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинәсе тамашачы күңелен ничек яулап алды лабаса, ә мәңге үлмәс “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммия?! Нәҗибә апаның хә­рәкәтчәнлеген, “үләм” дип әйтү­ен башка берәү дә кабатлый алмаячак. Ә Камал сәх­нәсендә 452 тапкыр куелган “Гөргөри кияүләре”?! Инде күп­ме актерлар алышынды, ә Нәҗибә апа һаман да уйный, һаман да “шпагат” төшә.

“Әсәрдәге Әүдәки образы­ның әллә ни сүзләре дә юк, булса өч-дүрт җөмләдер инде, – ди Нәҗибә апа. – Мин аны тулыландырам, мин шунда яшим”.

“Гөргөри кияүләре”ндә Нә­җи­бә апа төп героиняны уйнамаса да, яучы карчык Әүдәки чыгуга ук зал шартлый, алкышларга күмелә. Менә шул вакытта ул тамашачының төп героинясына әйләнә дә кала. Нәҗибә Ихсанова шундый артистка – ул кечкенә эпизодик рольдә уйнаса да, аның ташып торган энергиясе, хис тирәнлеге, яшь-җилкенчәк кызларга хас хә­рәкәтчәнлеге сәхнәне тутыра. Автор язган образны үзенә генә хас төсмерләр белән өс­тәп баета, үтемли. Артистка белән бергә сәхнәдә башка геройлар да җанлана. Аның вулкан кебек холык-фигыле ак­терларны үз янына туплый кебек.

Танылган режиссер Празат Исәнбәт Нәҗибә Ихсанованы икенче яктан ача. “Мин яшьлегемне уйнап бетермәдем кебек, – ди артистка. – Чөнки Марсе­ль Сәлимҗанов җыен җен карчыклары рольләрен бирә иде. Ул – заманча режиссер, мине теләсә ничек бөгә, ә мин бөгеләм. Аны гаепләмим, ул яшь вакыттан ук төрле пландагы геройлары белән чарлады гына. Әмма Празат абый мине­м табигатемне үстереп, эчке җанымны, нәфислегемне, ха­тын-­кызга гына хас нечкә­­легемне тоеп, миңа сак килде. Ул куйган “Акчарлаклар”да Газизә ролен аеруча яраттым”.

Туфан абый мәҗ­лесләрдә сүз боткасын туктатып: “Тавышланмагыз, хәзер Нәҗибә җырлый”, – дип әйтә торган булган. Халкыбызның озын көйләрен яратып җыр­лаган артистка, ялындырып тормыйча, җыр сузып җибәрә. “Кү­ңелегездә җырлы мәхәббәт геройларын уйнау теләге калгандыр әле?” – дип сорыйм.

– Галиябануны уйныйсым килеп өзгәләндем, аның җыры да минем тембрга ята иде, – ди Нәҗибә апа. – Уйнатмадылар, чөнки Марсель мине убырлы карчык рольләрендә күбрәк күрә иде.

Әнә шул җырланмаган җыр­ның дәвамы итеп, Туфан Миңнуллин “Галиябану, сылуым, иркәм” пьесасы язган да инде. Нәҗибә Ихсанова – за­манында үз яшеннән өлкән­рәк­ләрне уйнаса да, барыбер бә­хетле актриса. Аның күп­кырлы геройлары тамашачы мәхәббә­тен тиз яулады. “Мин сәхнәдә тотнаксызрак, – ди Нәҗибә апа. – Режиссер куйган сәхнәне ки­ңәйтебрәк җибәрәм. Соңгы вакытта сәхнә белән шулкадәр мавыгып китәм ки, өйгә кайтасы да килми. Чөнки спектакльне дәвам итәргә, бу хакта фикер алышырга Туфан юк”.

“Өйдә бәхәсләшерлек кеше юк”, – дип тә өстәде Нәҗибә апаның кызы Әлфия ханым. Чөнки Миңнуллиннар гаилә­сен­дә: “Бүген токмач пешердегезме, бер килограмм карабодай алдыгызмы?” – дип көнкү­реш темаларына сөйләшүләр бөтенләй булмаган, алар өчен бу – вак әйбер. Аш өстәле артында аталы-кызлы, әбиле-оныклы милләт язмышы, бү­генге вәзгыять, театр, әдәбият һәм сәнгать турында кызу бәхәс кайный торган булган. Хәер, Әлфия апа әнисе белән дә гәпләшеп, бәхәсләшеп ала, әмма элеккеге кебек түгел.

“Инде уйныйсын уйнадың, әни, бәлки ял итәрсең, дип әйткәнегез булдымы?” – дип кызык­сынам Әлфия ападан. “Юк, киресенчә, уйнап торсын, дибез. Чөнки артистны театр­дан аеру – үтерү белән бердер ул. Күптән түгел Рауза Хәй­ретдинова үзенең кичә­сендә: “Дүрт стена арасында утырып карагыз әле сез?!” – дип әйткән иде. Чыннан да, артист өйдә утыра икән, үзен төрмәдә кебек хис итә башлый. Бүген әнинең рольләрен күп дип әйтеп булмый. Әмма “Зәңгәр шәл” спек­таклендә ишан хәз­рәткә печән өшкер­тергә барып кайтса да, ул икенче кешегә әйләнә”.

– Әниегез: “Әлфияне башкача күрергә тели идем”, – ди. Бәлки сезне артистка итеп күрергә теләгәндер, – дим Әлфия апага.

– Әтинең: “Әгәр кеше язмыйча тора алмый икән, аны шул вакытта гына язучы дип әйтергә була”, – дип еш кабатлый торган фикере бар иде, – ди ул. – Ул шулай ук артистларга, сәнгать кешеләренә дә адресланган. Мин сәхнәсез яши алам һәм үземне бик бәхетле саныйм”.

Әлфия ханым – Туфан абый­ның һәм Нәҗибә апаның кызлары гына түгел, ә тән­кыйть­челәре дә. Драматург, әсәрен тәмамлагач, иң беренче аның фикерен сорый торган була. “Иҗатымны күзә­теп баручы, иң оста тәнкыйтьче Әл­фия инде. Ул ничек бар, шулай әйтә”, – ди Нәҗибә апа да.

Яшен кебек яшьнәп торган әнисен: “Сиңа 75 яшь бит инде”, – дип тынычландыра Әл­фия апа. Юк, аның белән генә актрисаның хисчәнлеге, темпераментлы холык-фигыле басылмый. Сәхнәдә ничек булса, тормышта да ул шул ук. Холыкны бит үзгәртеп булмый. Нәкъ менә шундый үзгәлеге, дәрт­лелеге белән тамашачыга якын да шул ул.

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
12-03-2013 №41 (27020)

Комментариев нет:

Отправить комментарий