Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»

Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»
Нәҗибә Ихсанова
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова белән тамашачы аның туган көнендә Г.Тукайның әдәби музеенда очрашты.
Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», – дип башлады ул сүзен. Гомер буе театрда бәхетле артист, гаиләдә бәхетле хатын булып яшәвен дә яшермәде. Актер фикеренчә, иң зур бәхет: халкың белән бергә аңлашып яшәү. Кечкенә генә авылда туып үскән кызга актерлык һөнәрен сайлауда кем юл күрсәтүе белән тамашачы кызыксынмый калмады, билгеле. 
Нәҗибә апа шул чакларда үзе белән бергә юлга чыккан авылдашы Әзһәр Шакировка гомер буе рәхмәтле булуын әйтте. Ә инде ямаулы киемнәр белән Мәскәүгә чыгып китүне батырлыкка тиңли артист. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, сәхнәдәге тәүге роле булган А. Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә»сендәге Гандәлифен дә искә төшерттеләр әлеге кичәдә. Билгеле инде, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Өммия һәркемнең күңеленә кереп калган образ. Эпизод роле белән мәңгегә мәхәббәт уятырлык булып халык күңеленә керде шул Нәҗибә апа. Туфан абый әлеге әсәрне язганнан соң, аны укып чыккач, үзенә туры килердәй роль таба алмавын да искә алды ул. Тора-бара Өммияне иң яраткан роленә әйләнер дип кем уйлаган? «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек. Кайвакыт бик тырышып уйныйсың, тамашачы кабул итеп җиткермәскә мөмкин. Киресенчә, кечкенә генә рольләр дә зур куаныч китерә, яратып калалар», – ди Нәҗибә ханым. Н.Ихсанова тудырган һәр образны караганда елмаясың да, уйланасың да. Ул башкарган Гөлфинә аналарга мактау булып яңгырый дими, ни дисең. Кичәдә тамашачы аны экраннарда кабат искә төшерде. Шулай ук Нәҗибә апаның шәхси архивындагы фотолар аның тормыш мизгелләрен хәтердә яңартты. Ярты гасыр сәхнәдә берсеннән-берсе якты образлар тудырган артистка тамашачы рәхмәтен дә җиткерде.
Туфан минем рольләремнән беркайчан да гаеп эзләмәде. Ул мине беренче планга куйды. Үзем дә Туфан язган әсәрләрне тамашачыга җиткерә алдым, – диде артист. Тамашачы театрның киләчәге белән дә кызыксынмый калмады. Монысына каршы Нәҗибә апа: «Театрыбыз ышанычлы кулларда. Фәрит Бикчәнтәев үзебезнең арада үскән егет. Ул безнең бәхетебез», – дип белдерде.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА

Комментариев нет:

Отправить комментарий