Кamalteatr.ru: 7 мартта Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була

7 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була.

Нәҗибә Ихсанова – Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицифләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка. Аның иңат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100дән артык образ бар.


Нәҗибә Гимай кызы Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

1982 елда Нәҗибә Ихсановага “Татарстан Республикасының Халык артисты”, 2000 елда – “Россия Федерациясенең Халык артисты” дигән мактаулы исемнәр, 1998 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла. 


7 март көнне театр сәхнәсендә Нәҗибә Ихсанованы юбилее белән дуслары һәм хезмәттәшләре котлаячак. Шулай ук, бу көнне тамашачыларга Туфан Миңнуллинның үткен юморы белән сугарылган “Гөргөри кияүләре” спкетакле күрсәтеләчәк. Нәҗибә Ихсанова әлеге спектакльдә шат күңелле Әүдәки ролен башкара.

Комментариев нет:

Отправить комментарий