«Туфан абыйга биргән вәгъдәмне үтәдем»

«Туфанның җаны тыныч. Аның иҗатының дәвамлы булуын исбатлый торган дәлил бу», – «Мизгел» яшьләр халык театры куйган «Саташу» спектаклен тамаша кылганнан соң, Нәҗибә ханым Ихсанова әсәрнең авторы исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.КФУның Филология һәм сәнгать институты базасында эшләп килүче «Мизгел» яшьләр халык театрының быел 16 нчы сезоны. Режиссер – РФнең атказанган, ТРның халык артисты Марсель Җаббаров сәхнәгә Туфан Миңнуллинның «Саташу» әсәрен алып менде. Нәҗибә Ихсанова әйтмешли, «укытучыларның җене кайный торган җир»дә тагын бер тапкыр драматургны искә алдылар. Тамашачылар арасында Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов, Фоат Галимуллин, Дания Нурлы, Ирек Баһманов, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров кебек мәртәбәле шәхесләр, Туфан аганың кызы белән кияве дә бар иде.

«Мин Туфан абыйга вәгъдә иткән идем. Шушы әсәрне күрәсе килде аның. «Бөтен җирдә куйдылар, синекен карый алмый калдым, бик мактадылар. Кайчан яңартасың инде?» – дигән иде. Рухы тыныч ятсын дип, бүген сәхнәгә чыгардым менә. Мин бик бәхетле – биргән вәгъдәмне үтәдем», – дип сөйләде Марсель Җаббаров. Ул спектакльдә режиссер буларак кына катнашып калмады, артистлык сәләте белән дә халыкны авызына каратты.

Әле күптән түгел генә камаллылар, Туфан абыйның якты истәлегенә багышлап, «Мулла» әсәрен сәхнәгә чыгарганнар иде, инде менә «Мизгел» дә драматургның исемен мәңгеләштерүгә үз өлешен кертте. «Туфанның әсәрләрен суындырмаска, кайнарландырып торырга иде. Аның рухи мирасы әле озак еллар халкыбызга хезмәт итәр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Нәҗибә ханым Ихсанова да.





Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментариев нет:

Отправить комментарий