Показаны сообщения с ярлыком Хушыгыз. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Хушыгыз. Показать все сообщения

Яшьлегемне уйнап бетермәдем

Миләүшә образы белән лирик-романтик героиня буларак ачылдым (с Азгаром Шакировым)
Миләүшә образы 
“Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова актер буларак Туфан Миңнуллин әсәрләре белән танылды. Ире аның өчен махсус әсәрләр язды, ә хатыны уйнады”, – дигән фикер­ләрне еш ишетергә туры ки­лә. Күптән түгел 75 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән Нәҗибә апа белән сөйләшү­не әнә шуннан башлап киттек.

– Бу фикергә әйбәт карыйм, әмма дөресен әйтергә кирәк, Туфан яза башлаганчы, мин артистка буларак танылган идем, – ди Нәҗибә апа. – Без – бер төркем яшьләр Мәскәүдә укып кайттык бит. Миңа Аяз Гый­ләҗев әсәре буенча куелган “Көзге ачы җилләрдә” спек­таклендәге төп героиня – Ган­дәлиф ролен тапшырдылар. Режиссер Габдулла Йосыпов куйган спектакль бик тә уңыш­лы булды. Халык мине нәкъ шушы спектакль аша таный башлады. Ә Туфан бу вакытта яза башламаган иде әле.

Хушыгыз (фото)

"Хушыгыз" Туфан Миңнуллин пьесасы

Хушыгыз Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Бу спектакль татар сәхнәсендә зур уңыш казанды. 

1998 елда Камал театры артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Николай Дунаев һәм режиссер Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәй "Хушыгыз" спектакале белән Татарстан Республикасының иң югары бүләгенә - Габдулла Тукая исемендәге премиягә ия булды.