6 май 2013ел: Нәҗибә Ихсанова щепкинчы сабакташлары, башка Камал театрының олы буын артистлары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күреште

Нәҗибә Ихсанова щепкинчы сабакташлары, башка Камал театрының олы буын артистлары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күреште

Бүген Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецов та бар иде. Ветераннарны Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.


Комментариев нет:

Отправить комментарий