Tamasha.ru: Нәҗибә Ихсанова: “Мин Туфанга үрелеп үстем!”

Кешенең үлгәннән соң ңа яшәвенә һәм мәңгелек мәхәббәткә ышанасызмы? Мин ышанам! Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г. Камалның иң талантлы, иң танылган актрисаларының берсе Нәҗибә ханым Ихсанова янында булып кайткач, моңа тагын бер кат инандым. Аның һәр уе, һәр җөмләсе Туфан абыйга барып тоташа. Күзләрендә хәзер дә җәмәгатенә булган хөрмәт, ярату чагыла. Шулай булгач, Туфан Миңнуллин бу дөньяда юк дип әйтү дә дөрес булмас төсле. Озак еллар буе иренә тугры хатын, халкына фидакарь хезмәт иткән актрисабыз гыйнвар аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

- Нәҗибә ханым, сез кечкенә чагыгызда укытучы булырга хыяллангансыз икән?

- Укытучы булу минем иң зур теләгем иде! Минем өчен бу һөнәр иң камил, иң идеаль! Укытучы дигәндә, балаларны “А”, “Б” хәрефләрен язарга өйрәтүчене генә түгел, ә тормышны, ничек яшәргә икәнен аңлатучыны, эшкә өйрәтүчене дә күз уңында тотам мин. Моның өчен талант, табигатьтән бирелгән сәләт булырга тиеш дип саныйм.

Мәктәптә укыганда, мин начар укымадым. Әмма иншаларны “5”легә яза алмый идем. Мәктәмне бетереп, Казанга килгәч тә, шул “кимчелегем” аркасында Педагогика институтына бармадым. Укырга керә алмыйча, ни йөзем белән кире авылга кайтырмын дип уйладым. Имтихандагы иншаны “5”легә яза алмам дигән уй минем бу хыялымны тормышка ашырмый калды. Бәлки бераз курку да булгандыр инде...

- Педагогика институтына укырга керергә курыккансыз, ә Мәскәүгә чыгып китәргә куркытмадымы?

- Юк, курыкмадым! Минем янда һәрчак Әзһәр Шакиров иде. Ир-егет ир-егет инде ул, җил яңгыр тидермәде. Чит җирдә яклардай, саклардай, авыр чакта таянырдай кешең булу бик мөһим ул. 
Мәскәүдән укып бетереп кайткач та, икебез дә гомер буе бер театрлда эшләдек. Ул минем йөземә кызыллык китермәде. Мин дә аны кызартырлык эшләр эшләмәдем, Аллага шөкер!

- Берничә ел элек, сезнең “Уйнап узган гомер” дип аталган китабыгыз басылып чыккан иде. Язучылык сәләте сезгә каян килгән?

- Кем белән торасың, шул буласың икәнен ул. Туфанга китап язу турында ниятем барлыгын әйткәч: “Үзең яз”, диде. Утырдым да яздым! Инде ул китапта нәрсәләр язылганы да онытылган, бер алып, кире укып чыгасы булыр әле. 
Сәләткә килгәндә, әйткәнемчә, мәктәптә яхшы укыдым. Иншаларым гел “5” лелек булмаса да, “4”легә яза идем. Әнием остабикә булырлык укымышлы, белемле кеше иде. Безне, 7 баланы, әткәй белән икәүләп, барыбызны да кеше иттеләр, белем бирделәр. Мин аларга герой исеме бирер идем!

- Нәҗибә ханым, зур сәхнәдә беренче уйнаган ролегезне хәтерлисезме?

- Ничек инде хәтерләмәскә, сеңелем !? Әлбәттә хәтерлим! 

Мин театрда бала чактан диярлек уйнадым. Азнакай районы, Буралы авылы бик кечкенә авыл иде ул чагында, 20-25 йорт булгандыр. Без шул авылның кечкенә генә клубында концерт куя идек. “Беренче театр” да Биби ролен башкарганымны да бүген дә хәтерлим. Әйтерсең лә мин анда роль унамадым, ә үзем булып, сөйләп кенә чыктым. 

Безнең абый бик чибәр, мәһабәт гәүдәле кеше иде, мәрхүмкәй. Мин анарга хәзер дә гашыйк. Алты кызга бер генә иде ул безнең. Нигәдер абый безнең концерт куеп, театр уйнап йөрүне яратмады. Гәрчә, гаиләбездә барыбыз да диярлек сәхнәгә менсәк тә. Аякка кияргә юк, яланаяк, кар өстеннән клубка концерт куярга чаба идек. Ул чагында яшәү көче, яшәү дәрте шул кадәр күп булгандыр инде. 

Мәскәүдән кайткач, без Аяз Гыйләҗевның“Көзге ачы җилләрдә”сен уйнадык. Анда мине төп роль—Гандәлиф көтеп тора иде! Спектакль гөрләп барды, без кайда гына булмадык та, кайда гына уйнамадык аны! Режиссер Габдулла абый Йосыпов мине бик саклады, аталарча кайгырта иде. Ул биргән шул Гандәлиф роле миңа бик якын булды, мине халыкка танытты. Гандәлифтән дә уңышлырак ролем булдымы икән тагын? Аяз абыйның уллары да яза. Мансурның “Баскетболист”ында Хәнифә ролен дә башкардым. Ләкин Аяз абый Аяз абый инде ул!

- Һәр артисның яратып башкарган һәм күңелен биреп эшли алмаган ролләре буладыр ул? Сездә дә андый рольләр бармы?

- Мин ролләремне алай “кыерсытасым” килми. Гомумән, “Бу роль миңа ошамый!”, дип, бирелгән ролен ташлап киткән артистларны аңламыйм мин һәм шаккатам! Ничек инде сәхнәгә чыгу мөмкинлегеннән баш тартырга була? Сәхнәгә чыгып, уйнап, үз сүзеңне әйтә алу үзе үк зур бәхет бит ул!

- Иҗат кешеләре еш гашыйк булучан диләр. Сезгә бу хасмы?

- Мин гашыйклыкны үземчә аңлыйм. Безнең гаиләдә кыз бала тәртипле булырга тиеш дигән “язылмаган устав” бар иде. Бәрелеп-сугылып, егетләр белән йөрмәдек. Хәер, мин йөрдем. ( Көлә.) Әмма мин яхшы кешеләр белән генә йөрдем. Урта мәктәпне без күрше Чалпы авылында тәмамладык. Беренче мәхәббәтем дә шул авыл егете иде. Ул бик яхшы укыды, гел “5”легә генә бара иде. Мин өч ел буе аны уздырам дип тырыштым, тик уздырып кына булмады. 

Өч ел буе Расих безнең авылга килеп йөрде. Капка алдында бер зур таш тора иде. Әнкәй: “Теге малай тагын ташка килеп утырган инде. Бар кызым, чык”, дип миңа аның белән очрашырга рөхсәт бирә иде. Шул егет мине Казанга озатты. Педагогика институтына керә алмыйм дигәч, җитәкләп, артистлыкка укырга алып килде. Гаризаларны да үзе язды, документларны да шул егет тутырды. 

Укырга кереп, Мәскәүгә китәчәгем билгеле булды. Әнкәй миңа юлга әйберләр җыеп. Бер чемодан әмәлләп бирде. Расих мине шул чемоданым белән өебездән килеп алды. 

Ул көнне без аларда, Чалпыда кундык. Егетемнең әтисе тегермәнче булып эшли иде, шуңа да алар бай яшәделәр. Өйләре дә шактый зур иде. Ни өчендер, анысын әйтә алмыйм, аларда кунганда, әнисе миңа урынны аралыкка җәйде. Ярлы гаиләдән, өс-баш әллә ни шәптән түгел, бәлки шуңа да түргә яткызасы килмәгәндер... Шул аралыкта йоклатканнарына мин бик нык гарьләндем. Юкса, Расих шунда әнисенә: “Нәҗибәгә урынны түргә җәйик”, дия ала иде бит. Әйтмәде... 

- Ә Туфан абый сезнең йөрәгегезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Хәзер искә төшерсәм, елап җибәрермен инде. Без аның белән бергә укыдык. Ул бездән олы иде ( гәрчә өч яшь кенә арабыз булса да, нишләптер зур күренгән инде). Ул кыяфәт, ул тавыш... Туфан бер кайчан да тыныч тавыш белән генә сөйләшмәде. Зур-зур профессорлар белән дә өстәл сугып сөйләшә, бәхәсләшә иде. 

Студен вакытта без, немецлар төзеп калдырган баракта яшәдек. Ул ишек янына килә иде дә, биш бармагы белән “даң-доң” шакый иде. ( Шакып күрсәтә—авт.) Шул шакуы ишеккә генә түгел, йөрәккә дә шаку булгандыр, күрәсең...

- Нәҗибә ханым сез дә, Туфан абый да танылган, билгеле кешеләр. Көнләшүчеләр, гайбәт сөйләүчеләр, сүз җиткерүчеләр дә булгандыр. Шулай да, гаиләгезне ничек саклап кала алдыгыз?

- Мин бөтен дөньям белән театрга чумган идем. Шуңа да гайбәтләргә, начар сүзләргә минем вакытым калмады. Туфан да бөтен барлыгы белән иҗатта һәм халкына хезмәт итүдә булды. 

- Сезгә берничек тә 75 яшь биреп булмый. Шундый яшь булып калуыгызның сере нәрсәдә?

- Кешедә эчке талпыныш, нәрсәгә дә булса омтылыш булырга тиеш. Ниндидер максатка ирешәм дип яшәргә кирәк. Сәнгатьтә булуым, сәхнәгә чыгуым да миңа яшәү дәрте бирә. Сәхнәгә чыгып, дулап бер уйнап керсәм, тәнемә көч иңгәндәй була. Спектакльдә уйнау ул бит рольне бала тудырган кебек тудыру. Роль белән бергә мин дә яңадан туам. 

- Нәҗибә ханым, бер әңгәмәгездә : “Мин туган көнемне үткәрмим” дигән идегез. Юбилеегызны билгеләп үттегезме?

- Авылда вакытта мин туган көнемне белми идем. Шул Мәскәүгә укырга киткәч кенә белә башлаганмындыр инде. Туган көннәр уздыру, бәйрәм итү безнең татар халкында юк бит ул. 

Узган ел, барлык туганнарны җыеп, Туфан миңа туган көн бәйрәме оештырды. Туфан минем бәхетем дип саныйм! Беренче мәхәббәтем ни кадәр генә саф һәм көчле булмасын, мин Туфанга күбрәк тартылдым, аны күбрәк яраттым. Мин Туфанга үрелеп үстем. Аңа тиң буласым килде, йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин аңа бик рәхмәтле. Махсус минем өчен ул күпме рольләр иҗат итте. “Моны Нәҗибә уйнасын!”, дип режиссерга әйтә торган иде. Тагын бераз гына булса да яшәсә, әле халкына бик күп хезмәтләрен калдыра ала иде, Туфан. Депутат булуы да бетерде инде үзен. Күпме нерва кирәк бит ул җыелышларда. Туфан бер кайчан да вакыт уздыру өчен генә утырышларга йөрмәде, һәрвакыт үз сүзен әйтеп килде. Йөрәге шуңа түзмәде дә инде аның...

Тагын бер нәрсәне әйтергә онытканмын икән. Туфан мине җырларга өйрәтте. Җырлавымны бик ярата иде. Мин бик хыяллансам да, җырлы рольләрне бик аз уйнадым. Студент вакытта мәҗлесләр җыю, очрашулар уздыру бар иде. Мин оялчан, авыл баласы булу барыбер үзенекен итә, кеше арасында кая, мин җырлыйм әле дип әйтә алмыйм... Туфан өстәлгә берне суга да: ”Тыныгызны чыгармагыз, хәзер Нәҗибә җырлый!”, дия иде. Кызганыч, иртәрәк китеп барды. Аның ышыгында тагын бераз гына булса да яшисем килә иде әле минем. Шулай да мин язмышыма бик рәхмәтле!

Автордан: Бу орчык кадәр генә ханымга шул кадәр көч, дәрт, илһам каян килә икән, шуңа шак каттым! Инде яше дә бар, ә яшәү дәрте хаман ташып тора үзендә. Әңгәмәбез тәмамланып, мине озатканда да шигырь сөйли-сөйли озатты Нәҗибә апа. Шундый милләт җанлы, гади, киң күңелле сәнгать әхелләребез булганда, татар милләте үлә дияргә мөмкинме соң? Мондый даһиларның үзләре дә, исемнәре дә, милләтләре дә мәңгелек!

P. S. 7 март көнне, Г. Камал театры бинасында. Нәҗибә Ихсанованың иҗат кичәсе узачак.

Әңгәмәдәш—Лилия ЛОКМАНОВА