Юбилейлар елы

2013 ел - Камал театры өчен юбилейларга бай ел. 
1 февральдә Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе була. Бу елның 1 январенда аңа 75 яшь тулды. 

Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага 75 яшь. Аның юбилей кичәсе 7 мартта узачак. Тамашачыларга бу көнне яраткан артисткалары катнашында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле тәкъдим ителә.

Ә инде 22 мартта театр сөюче дусларыбызны Татарстанның атказанган артисты Нариман Гарифуллинның юбилеена көтеп калабыз. 

Шулай ук бу сезонда: Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев,Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның юбилейлары була. Июнь аенда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулованы һәм Татарстанның халык артисткасы Зөлфирә Зарипованы юбилейлары белән котлаячакбыз.

Камал Театры

Комментариев нет:

Отправить комментарий