Хушыгыз (фото)

"Хушыгыз" Туфан Миңнуллин пьесасы

Хушыгыз Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
Бу спектакль татар сәхнәсендә зур уңыш казанды. 

1998 елда Камал театры артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Николай Дунаев һәм режиссер Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәй "Хушыгыз" спектакале белән Татарстан Республикасының иң югары бүләгенә - Габдулла Тукая исемендәге премиягә ия булды.

Tamasha.ru: Нәҗибә Ихсанова: “Мин Туфанга үрелеп үстем!”

Кешенең үлгәннән соң ңа яшәвенә һәм мәңгелек мәхәббәткә ышанасызмы? Мин ышанам! Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г. Камалның иң талантлы, иң танылган актрисаларының берсе Нәҗибә ханым Ихсанова янында булып кайткач, моңа тагын бер кат инандым. Аның һәр уе, һәр җөмләсе Туфан абыйга барып тоташа. Күзләрендә хәзер дә җәмәгатенә булган хөрмәт, ярату чагыла. Шулай булгач, Туфан Миңнуллин бу дөньяда юк дип әйтү дә дөрес булмас төсле. Озак еллар буе иренә тугры хатын, халкына фидакарь хезмәт иткән актрисабыз гыйнвар аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

- Нәҗибә ханым, сез кечкенә чагыгызда укытучы булырга хыяллангансыз икән?

Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»

Нәҗибә Ихсанова «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»
Нәҗибә Ихсанова
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова белән тамашачы аның туган көнендә Г.Тукайның әдәби музеенда очрашты.
Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», – дип башлады ул сүзен. Гомер буе театрда бәхетле артист, гаиләдә бәхетле хатын булып яшәвен дә яшермәде. Актер фикеренчә, иң зур бәхет: халкың белән бергә аңлашып яшәү. Кечкенә генә авылда туып үскән кызга актерлык һөнәрен сайлауда кем юл күрсәтүе белән тамашачы кызыксынмый калмады, билгеле. 

Нәҗибә ИХСАНОВА - юбилей кичәсе

25 январьда Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага 75 яшь тулды. Аның юбилей кичәсе 7 мартта узачак. Тамашачыларга бу көнне яраткан артисткалары катнашында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле тәкъдим ителә!





ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ

Күеллык иҗади эшчәнлеге, татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Г.Камал исемендәгеТатар дәүләт академия театры драма артисты ИХСАНОВА (МИҢНУЛЛИНА) НӘҖИБӘ ГЫЙМАЙ кызы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен